Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

1 июнь – Балаларны яклау көне

Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.

Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур  түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.  Чөнки үсеп килүче буын - безнең киләчәгебез,  илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез.  Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле  булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. 

Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар төбәгебезнең сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен,  рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру - төп максатыбыз. 

Районыбыз авылларында яшәүче барлык балаларга да саулык-сәламәтлек, бәхет, әти-әниләренә сабырлык, рух ныклыгы, йортларына иминлек һәм  бәрәкәт телибез. 

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев