Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

31 август - ветеринария хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезне кайнар котлыйбыз. Ветеринария хезмәте - үтә җаваплы һәм четерекле  тармак.  Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән терлекләр сәламәтлеген кайгыртасыз һәм шуның белән бергә кешеләрне алардан таралырга мөмкин булган  куркыныч авырулардан саклыйсыз. Районыбыз ветеринария берләшмәсе республика күләмендә алдынгы, нык дисциплиналы  һәм үрнәк оешма санала.  Барлык ветеринарларга һөнәри осталыклары, үз хезмәтләренә җаваплы карашлары,  республикабызның терлекчелек  тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Сүз уңаеннан.

Бүген, ягъни 31 август көнне, ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан, 27 август көнне, Казанда “Корстон” күңел ачу үзәгендә тантаналы чара булды.

Әлеге тантанада безнең районнан,  район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, мал табибы Радик Мәҗитов һәм Шәтке участогы ветеринария фельдшеры Рафис Борһанов катнашты. Тантанада  район ветеринария берләшмәсе мал табибы Радик Мәҗитов әлеге тармакта озак еллар дәвамында куйган фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев