8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне!
Һөнәри бәйрәм котлавы.
Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйбыз. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазыйфаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев