Теләче Информ

Теләче районы

18+
Главные новости

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте

Бу хакта ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов клуб җитәкчелеге һәм команда белән очрашуга килгәч әйтте.

Зарипов белдергәнчә, 2021-2022 сезоны аның өчен соңгысы булачак.

- Бу җәйдә үз карьерам һәм киләчәгем турында күп уйладым. Яхшы шартлар тәкъдим иттеләр һәм мин шунда ук ризалаштым. Мин сөйләшүләрнең яхшы узуына шат һәм без “Ак барс” белән килешә алдык, – диде Зарипов.

Данис Зарипов "Ак Барс"ка 2001 елда күчте, команда составында киләсе сезон аның өчен 17нче булачак. Спортчы клуб составында Россия чемпионатларында 887 матч үткәрде һәм 663 очко җыйды. Форвард - илнең югары дивизионнарында җыелган очколар саны буенча "Ак Барс"ның рекордчысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев