Алан авыл җирлегендә бәйрәм итә беләләр
Татар халкының сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме ул -халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Әлеге бәйрәмне Алан авыл җирлегенә кергән Балыклы авылында да матур итеп билгеләп уздылар. Авыл халкы бирнә җыеп, бүләкләр алып якташларына, килгән кунакларга зур бәйрәм ясады. Кызыклы уеннарга, бүләкләргә бай булган бәйрәмдә олысы да, кечесе дә күңел ачты. Балыклы авылының матур болынында узган тамашада катнашучылар авылдашлар, якташлар очрашуын үткәрү фикере белән чыккан Балыклы авылыннан Хәким Хәдиуллинга һәм әлеге авылының тырыш, булган халкына рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән таралышты.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев