Алан авыл җирлегендә сугыш ветеранын зурладылар
Алан һәм Күкчә мәдәният йортларында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗанова янында булдылар.
Бөек Жиңүнең 76 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә туган илебезне яклап, безгә матур тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында баш иеп, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Шул уңайдан Алан һәм Күкчә мәдәният йортларында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар 6 май көнне Күкчә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Таисия Сабирҗанова янында булдылар. Балалар җылы концерт программасы белән сугыш ветеранының капка төбендә чыгыш ясадылар. Таисия апа балаларга һәм Алан һәм Күкчә мәдәният йортлары җитәкчеләренә зур рәхмәтен әйтеп иң изге теләкләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев