Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Алда - сайлаулар

Белгәнебезчә, сентябрь аенда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. Шул уңайдан үзебезне кызыксындырган сораулар белән Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе РАФАЭЛЬ ЯРУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

- Рафаэль Накипович, бу сайлау кампаниясе алдагы еллардан нинди яңалыгы белән аерыла?

- Россия Президенты Указы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябренә Россия Федерациясе Дәүләт җыены 8 нче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау билгеләнде. Санитар-экологик вәзгыятьнең катлаулы булуын исәпкә алып, Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан бу сайлауларны өч көн дәвамында уздырырга дигән карар кабул ителде, ягъни 17,18,19 нчы сентябрь көннәрендә.

- Сайлау көннәрендә гражданнарның сәламәтлеге куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәкме?

- Алдагы сайлау кампанияседәге кебек, сайлау комиссиясе әгъзалары, сайлаучылар индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Бу юнәлештә максатчан эш алып барыла. Районыбызның һәр сайлау участогына битлекләр, ручка, перчаткалар, дезинфекция чаралары кайтты.

- Дәүләт Думасына ничә депутат сайланачак? Татарстан буенча округлар белән таныштырып үтсәгез иде.

- Россия Дәүләт думасына 450 депутат сайланачак. Шуларның 225 сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителеп, федераль сайлау округы буенча сайлана. Ә калган 225 бермандатлы сайлау округларыннан. Республика алты бермандатлы сайлау округына бүленгән. Безнең район 31 номерлы бермандатлы Үзәк сайлау округына керә. Бу округта, безнең районнан тыш, Казан шәһәренең Авитөзелеш, Яңа Савин, Совет районы һәм Питрәч районнары бар. Бу сайлау кампаниясендә 15 сәяси партия катнашачак.

- Районда сайлау комиссияләренең сайлау үткәрергә әзерлеге ничек?

- Сайлауларга әзерлек махсус календарь планы нигезендә алып барыла. Агымдагы елның 1 июленә районыбыз территориясендә 10 мең 665 сайлаучы теркәлгән. Барлыгы 27 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Сайлау комиссияләренең урнашу адреслары “Теләче” газетасының 30 июль санында дөнья күрде. Шунысын да әйтергә кирәк, сайлау комиссиясе әгъзаларының 80 процентка якыны, үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләрен кайгыртып, ковидка каршы вакцинация ясаттылар.

- Авыл җирлекләренә дә депутлар сайлау булачакмы?

- Районыбызның 5 авыл җирлегендә, төгәлрәге Әбде, Айдар, Алан, Баландыш, Олы Мишә җирлекләре Советлары депутатларын (теге яки бу сәбәп нәтиҗәсендә бушаган округларда) өстәмә сайлаулар булачак. Әлеге округларга 24 кандидат теркәлде.

- Рафаэль Накипович, кеше үзенең теркәлгән урынында гына сайлый аламы?

- 2017 елдан бирле Россиядә “Мобиль сайлаучы” дигән махсус система эшли. Әлеге система нигезендә гражданин теркәлгән урынында гына түгел, үзенә җайлы булган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә ала. Моның өчен бары тик 2 августтан 13 сентябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яки территориаль сайлау комиссиясенә махсус гариза гына тапшыру сорала. Гаризаны шулай ук “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” аша онлайн режимда да бирергә була. 8 сентябрьдән исә участок сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин. Сайлауларда актив катнашырга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев