Александр Васильевичка - 90 яшь!
5 май көнне Карабаян авылында яшәүче Александр Васильевич Христофоров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Юбилярны тәбрикләргә Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов һәм районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова килделәр. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырдылар, җылы эчтәлекле тәбрикләү сүзләре юлладылар.
Александр Васильевич 1931 елда 5 май көнне урман буендагы “Поселок” дигән авылда дөньяга килә. Сугыш, аннан соңгы еллар авырлыгы үсмер Александр җилкәсенә дә төшә. Укудан буш вакытларын яшьтәшләре белән колхоз эшендә үткәрә, бала гына килеш Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң 4 ел армия сафларында хезмәт итеп кайта. Десант гаскәрләрендә хезмәт итүче Александр Васильевич 120 тапкыр парашют белән сикерә.
Аннары инде Александр Васильевич гомере буе маллар белән эшли – терлекче һөнәрен үз итә.
Бүгенге көндә Александр Васильевич кызы Зоя белән кадерле әти булып, бүгенге тормышка куанып гомер итә. Юбилярны туган көне белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары – барлыгы 30дан артык кеше кайта диде, Зоя Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев