Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Атна уртасында Татарстанда нуль градуска кадәр суытырга мөмкин

Көндез явым-төшемнәр көтелми.

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, пәнҗешәмбе көнне нуль градуска кадәр суытачак.

Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 6 майда һава температурасы 0...+5 градуска кадәр төшәчәк. Атмосфера фронтлары якынаюга карамастан, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 7 һәм 8 майда республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Явым-төшемнәр фаразланмый. Температура сизелерлек күтәреләчәк: төнлә +11, ә көндез +23 градус булачак.  

Фото: Татар-Информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев