Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Августның соңгы атналары бик эссе булачак

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедра доценты Тимур Әүһәдиев әйткәнчә, айның беренче декадасында температура нормадан 5 градуска диярлек югары булган.

Якындагы ун көндә – 17–26 август аралыгында эсселекнең нормадан 8 градуска күбрәк булуы көтелә. Шул рәвешле айлык уртача температураның нормадан 5 градустан артып китүе фаразланыла. «Без соңгы 120 елда мондый очракның нибары өч тапкыр: 1972, 2010 һәм 2016 елларда булганлыгын беләбез», – дигән ул.

Норма буенча августта тәүлеклек уртача температура 17,6 градус тәшкил итә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада Казанда гына түгел, бөтен республикада эссе булачак. Бүген  төнлә Татарстан буенча температура +15+20 градус тәшкил итә. Көндез +33градуска кадәр җылыта. 18 августта төнлә бераз салкынча +12+17. Аның каравы, көндез +35 градус эсселек көтелә. 19 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көндез +37 градуска кадәр кыздырачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев