Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр өчен ышаныч телефоны эшли

Квалификацияле белгечләр тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтә.

Казанда «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге базасында балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү өчен ышаныч телефоны эшли.

Үзәк психологлары тәүлек буе авыр тормыш хәлендә калган, шул исәптән деструктив агымнар һәм берләшмәләр йогынтысына дучар булган балаларга һәм яшүсмерләргә квалификацияле психологик ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Белгечләргә аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала. Шалтыратуларны кризис ярдәме һәм телефон консультациясе буенча махсус әзерлек узган клиник психологлары һәм психотерапевтлары кабул итә.

Ярдәм сорап +7(843)571-35-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен +7(800)200-01-22 номеры буенча бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев