Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар иминлеге өчен

Быел республика юлларында балалар катнашындагы аварияләр саны 38 гә арткан.

Гомерләре өзелгәннәр саны 11 гә (2020 елда бу чорда бишәү иде), имгәнүчеләр 286 га җиткән. Безнең районда балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

23 августтан 5 сентябрьгә кадәр дәвам итүче “Игътибар - балалар!” профилактика чарасы барышында бу саннар аеруча актуаль яңгырый. Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару, кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатыннан әнә шул исемдәге традицион акция үткәрелә.

Чара кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова белән берлектә балалар йөртүче автобусларны тикшерүгә, яктылык кайтару элементларын пропагандалауга, җәяүлеләргә урам кичүләре аша чыкканда өстенлек бирмәүчеләргә, балигъ булмаганнар белән акция үткәрүгә игътибарны арттырдылар. Инспекторлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Белем көне тантаналарында, атааналар җыелышында катнашып чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев