Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баш тарту да җитә

Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәрхәд Фәрит улы Зинәтуллин белән сөйләшеп алдык.

- Коррупциягә каршы көрәш - хакимият алдындагы бурыч кына түгел. Моңа һәркем үз өлешен кертә ала. Ким дигәндә, ришвәт бирүдән яки ришвәт алудан баш тарту да җитә. Коррупция - җәмгыять тормышында яңа күренеш түгел, аның, йомшак итеп әйткәндә, үзенең барлыкка килү тарихы бар һәм ул барлык дәүләтләргә дә диярлек хас чир. Бу афәттә көрәштә бөтен кешеләр дә катнашырга тиеш. Республикада, шул исәптән районда 2015 һәм 2023 нче елларга караган дәүләт программалары эшләп килүе тикмәгә түгел. Комиссия дә әнә шул программага, анда каралган норматив документларга карап эш йөртә.

Комиссиянең булачак утырышлары турындагы хәбәрләр һәм утырышта каралган көн тәртипләре, кабул ителгән тиешле карарлар район Советы сайтының “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә бирелеп барыла. Биредә норматив-хокукый документларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза ясап бару өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. “Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза” бүлегендә норматив-хокукый документларның 75 проекты тәкъдим ителгән. Шулай ук биредә муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары һәм милекләре турындагы мәгълүматлар да урын алган. Комиссия утырышларында гражданлык җәмгыяте институтлары актив катнаша. Комиссиянең өчтән бер өлешен иҗтимагый оешма вәкилләре тәшкил итә. Мисал өчен, алар арасында дин әһелләре дә, профсоюз вәкилләре дә, ветераннарның район Советы берлеге һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе вәкилләрен дә күрергә мөмкин.

Быел комиссиянең ике утырышы үткәрелде. Район хакимияте диварларына “Коррупциягә каршы көрәш буенча мәгълүматлар” дигән мәгълүматлар стенды урнаштырылган. Анда актуаль темалар яктыртыла һәм һәрдаим яңартылып барыла. Моннан тыш, Теләче авылының Ленин урамында киң җәмәгатьчелек игътибарын коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньякүләм көрәш формалаштыру максатыннан “КоррупциЯпротив” дип исемләнгән баннер эленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев