Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Белмәгән түгел, белгән гаепле

Бүген, ягъни 25 июнь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә багышланган киңәшмә булып үтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган һәм крестьян-фермер хуҗалыклары чакырулы булган һәм аларның эшчәнлегенә бәйле рәвештә соңгы вакытта районда булып үткән ике тикшерү нәтиҗәләре каралды. Тикшерү төркемендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре эшләде.

Исегезгә төшерәбез,  хәзер районда 62 крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Тикшерүчеләр тарафыннан шуларның байтагына эшчәнлекләрендәге кимчелекләр күрсәтелгән. Берәүләр үз эшчәнлеге турындагы хисапны контроль органнарга вакытында җибәрмәсә, икенчеләре -  сатып алган авыл хуҗалыгы техникасын теркәмәгән, өченчеләре -  дәүләт ярдәме белән төзегән ферма бинасын рәсмиләштерелмәгән, дүртенчеләре - килешүдә терлекләренең баш саннары килешүдә каралганнан ким, бишенчеләрнең - төзегән биналарының типлары белән модульләре кәгаздәгесе белән чагышмый. Кыскасы, эт-баш, сыер-аяк. Кимчелекләр киңәшмә барышында адреслап аталып, һәр фермерга аларны якын киләчәктә бетерү, хаталарны башкача кабатламау бурычы куелды. Дөрес, берәү дә хатадан хали түгел. Әмма белмәгән түгел, белгән гаепле диелә халкыбыз мәкалендә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев