Беренче карны кайчан көтәргә?
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда беренче кар якындагы чәршәмбе, 20 октябрьдә булырга мөмкин.
Шулай итеп, бу көнне температура төнлә -3º, көндез +3… +8 градус булыр дип көтелә, әмма кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр фаразлана, республикада урыны белән яңгырлы кар явуы мөмкин.
Дүшәмбе, 18 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез 12гә кадәр җылы булачак, ләкин яңгыр явуы ихтимал.
Сишәмбе, 19 октябрьдә, төнлә +2дән +7гә кадәр, көндез +10 градуска кадәр җылы көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев