Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Берсе тәмамлана, икенчесе - башлана

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре “Мәк - 2021” профилактик операцияcенең беренче этабы башлануы турында хәбәр итә.

Ул 9 июльдән 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгълүм профилактик операция барышында хокук саклау хезмәткәрләре, торак пунктларда булып, шәхси хуҗалыкларда мәк, киндер ише үсемлекләр үстереп наркотиклар әзерләү, аларны саклау, куллану, сату очракларын кисәтү, кыргый рәвештә үсүче киндер мәйданнарын ачыклау һәм аларны юк итү чаралары уздырачаклар. Традицион акция киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.  

Районыбыз биләмәсендә наркотиклар әзерләү максаты белән күпләп мәк, киндер үстерүчеләр, кыргый рәвештә үсүче киндер мәйданнары турында хәбәрдар булсагыз, кичекмәстән, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегенә 2-00-02 номеры белән шалтыратуыгыз сорала. 

Наркотиклар дигәннән, 26 июнь - Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне алдыннан (ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 1987 елгы карары нигезендә, 1988 елдан бирле билгеләп үтелә). 1 июньнән 27 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районда “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән акция барды. Акция - наркотикларга каршы көрәш, аларның законсыз әйләнешен булдырмау һәм аларны кисәтүгә багышланды. Ел саен үткәрелеп килүче акция киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә  җәлеп итү, аларны медицина максатларында кулланмау очракларын кисәтү, оператив  мәгълүматлар җыю буенча эшне  оештыру, наркоавыруларны  дәвалау һәм тернәкләндерү буенча консультацияләр үткәрү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү максатыннан үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев