Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Безнең дә өлеш керде

Теләчелеләр «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивалендә катнашты.

30 август көнне Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме узды. Бу фестиваль беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән була. Кичәгесе 36нчысы иде.

Республика көне уңаеннан Казанда үткәрелгән "Уйнагыз, гармуннар" фестивалендә республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге "Сандугач" тальянчылар ансамбле да катнашып кайтты.

Быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Киров һәм Самара өлкәләреннән дә килгәннәр. «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар ресурс мәдәни үзәге. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев