Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә.

Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез.

Габдулла Тукай татар халкының бөек шагыйре буларак бар җиһанга таралган. Аның күренекле “Шүрәле” һәм “Су анасын” кем генә укымаган да “ Туган телен” кем генә җырламаган икән? Тукай безгә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган мәңгелек рухи хакыйкатьләрне, Россия, бөтен җиһан алдында татар теленең байлыгын, борынгы әкият-риваятьләребезнең тирән мәгънәсен, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның кабатланмас ямен ачып бирде. Туган тел көне һәммәбез өчен көйле-җырлы телебезнең матурлыгы һәм рухилык тантанасына әверелсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев