Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Туберкулез - инфекцион авыру. Бүгенге көндә үпкә чире шактый киң таралгап. Аның белән 18дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый. Ел саен жир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә.

Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру ни кадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш. Шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак.

Теләче район үзәк хастәханәсендә туберкулезга каршы көрәш кабинеты оештырылган. Бу кабинетта эшләүче белгеч поликлиника табибларылары, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары белән тыгыз бәйләнештә эшли,  Республиканын тубдиспансеры белән элемтәдә тора, диагноз куюда яки дәвалау эшендә кыенлыклар чыкса, шул диспансерга мөрәҗәгать итә.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев