Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Россия эшкуарлары көне белән котлыйбыз!

Бу - инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме, алар үз эшләрен оештыра һәм үстерә алдылар. Эшмәкәрләр - ул халыкның иң эшчәнлекле өлеше, үз энергиясен һәм талантын милли байлыкны булдыруга һәм арттыруга юнәлдергән. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе үзе – күпсанлы кыенлыкларга карамастан, яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүчеләр, районда эш урыннары булдыручылар, ахыр чиктә, теләчелеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыручылар хезмәтенә карата хөрмәт билгесе. Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылган кеше. Без җиребездә эш алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, үз тәҗрибәләрен һәм иҗади энергиясен район үсешенә керткән эшмәкәрләргә рәхмәтле. Без бизнес һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге формаларын кызыксынып үстерәбез һәм үз эшен булдыра алган кешеләргә ярдәм итүне район җирле үзидарә органнары эшендә өстенлекле юнәлеш дип саныйбыз.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә стандарт булмаган карарлар, яңа проектлар, уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев