Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чәчүлекләр тикшерелә

31 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия чәчүлекләрнең торышын, аларны чәчү һәм тәрбияләү сыйфатын тикшерде.

Әлеге комиссия составында “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, үз гомерләрен җир белән эшләүгә багышлаган тәҗрибәле агрономнар, аксакаллар - Габдулла Заһидуллин белән Хатмулла Хафизовлар эшләде. Бу көнне алар җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак”, “Август-Теләче”, “Таң” һәм “Чулпан”, “Игенче” ширкәтләре басуларында булып, язгы кыр эшләренең һәм игеннәрне тәрбияләү эшенең сыйфатына бәя бирделәр. 

Бүген, ягъни 1 июнь көнне, комиссия тарафыннан “Низамов М.Х.” Әхмәтова Г. Ф.“ крестьян-фермер хуҗалыкларында, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте чәчүлекләрен тикшереләчәк.

Бу хакта сез тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев