Чисталык үзебездән башлана
Главные новости

Чисталык үзебездән башлана

Теләче районында 1 апрельдән 31 майга кадәр районыбыз территориясен төзекләндерү, яшелләнде­рү, санитар чистарту буенча икеайлык игълан ителде.

Икеайлык вакытында торак пунктлар,  производство объектлары, парклар, балалар мәйданчык­лары, зират территорияләре җыештырыла, юлларны, аның тирә-якларын, тротуарларны, юл тамгаларын тәртипкә китерү, авылларны яшеллеккә күмү: агачлар утырту, чәчәклекләр ясау күздә тотыла.

Чисталык икеайлыгы кысаларында Теләче җирлегендә әледән-әле оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан өмәләр оештырылып тора.
Аның чираттагысы 7 май көнне Теләче авылында узды. Теләче авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильдар Мараков белдергәнчә: "Авылыбызның чисталыгы - үзебездән башлана".

 

 


Нет комментариев