Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дагалардан очкын чәчелә...

Сабантуйлар якынлашкан бу көннәрдә быел гыйнвар аенда алтынчы дистәне түгәрәкләгән фермерның үзе, куйган хезмәтләре, атлар, татарча көрәш турында язмыйча булдыра алмыйбыз.

Сабантуйлар җитте. Теләче Сабантуен ат ярышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бездә елның-елында зурдан кубып уздырыла. Чөнки моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Сабантуй мәйданы янәшәсендә генә чабышкы һәм татар атлары үрчетүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның бер дигән ипподромы бар. Сабантуйлар якынлашкан бу көннәрдә быел гыйнвар аенда алтынчы дистәне түгәрәкләгән фермерның үзе, аның ил-көн алдында куйган хезмәтләре һәм атлар, татарча көрәш турында язмыйча булдыра алмыйбыз.

Сәгыйть кебекләр йөзгә бер генә туа дисәк тә, һич ялгышмабыз. Көрәш келәмнәрендә, Сабантуй мәйданнарында күп тапкырлар җиңү яулап кына калмый РСФСРның спорт остасы, хәләл җефете Гүзәл ханым белән, уллары Ленар, Илдар, Фирзәрдә һәм кызлары Гүзәлиядә дә татарча көрәшкә, билбау көрәшенә мәхәббәт тәрбияли. Ел саен аның призына һәм иганә акчасына Теләчедә нәни көрәшчеләр өчен татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелеп килә. Быел ул егерме сигезенче тапкыр үткәрелде. Аны ачу тантанасында Сәгыйть Шәрифулла улы Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, ТР Көрәш федерациясенең “Татарстан Республикасы көрәш спортына керткән аерым казанышлары өчен” Алтын билгесе белән бүләкләнде. Аннан бер атна алда гына, РСФСРның атказанган тренерлары Мәгаз Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдинов истәлегенә үткәрелгән билбау көрәше буенча XVII нче Бөтенроссия турнирын ябу тантанасында аңа Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының иң зур бүләге - “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Сәгыйтьнең уллары һәм кызы, килене Екатерина республикабызның иң титуллы көрәшчеләреннән санала. Хәзер көрәшче-фермерның оныклары келәмдә тәүге адымнарын ясый.

Көрәштән битәр, хезмәттә зур җиңүләргә ирешкән ир-егет ул. Бер аттан башлаган мавыгу “үрчи-үрчи” бүген 260 башка җитте. Район үзәге - Теләчедә урнашкан крестьянфермер хуҗалыгының даны республикага гына түгел, Россия, дөнья күләмендә дә билгеле. Сәгыйть Шәрифулла улы 2009 елдан бирле Россия фермерлар берлеге тарафыннан бирелгән “Россиянең атказанган фермеры” дигән мактаулы исемне бик тә лаеклы йөртә. Бөтенроссия фермерлык хәрәкәтенең 20 еллыгы уңаеннан “Терлекчелек буенча иң яхшы фермер хуҗалыгы” Дипломына лаек булды.

Быел 17 март көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Сөт җитештерүчеләр берлеге”нең җыелышы булып үтте. Анда Сәгыйть Шәрифулла улы Бөтенроссия Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Алтын медале белән бүләкләнсә, 25 март көнне “Корстон” күңел ачу үзәгендә республикада фермерлык хәрәкәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада 30 еллык фидакарь хезмәте өчен Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев