Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Федерация Советында автомобильне техник карауны ирекле итү тәкъдимен хупладылар

Машинаны сатканда яки мирас итеп алганда (һ.б.) барыбер техкарта кирәк булачак, диде сенатор Александр Башкин.

Эчке эшләр министрлыгының техник карау процедурасын ирекле итәргә дигән тәкъдимен аның максатка ярашлылыгы аркасында гына түгел, ә россиялеләргә карата ышанычның чагылышы буларак та хупларга кирәк, дип саный сенатор Александр Башкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән тәкъдим нигезендә, җиңел автомобиль хуҗалары техник карауны ирекле рәвештә узачак, дип белдергән иде Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников РИА Новости агентлыгына.

«Бу мантыйкка ярашлы адым булды, мин россиялеләргә шундый ышаныч күрсәткәне өчен Эчке эшләр министрлыгына рәхмәтлемен. Без бер-беребезгә ышанырга тиеш», - диде ул агентлыкка.

Башкин сүзләренчә, Россия автомобильчеләре мондый яңалыкка әзер. «Әлбәттә, безнең һәркайсыбыз машинасының төзек булуы белән кызыксына. Моннан тыш, шуны да онытмаска кирәк: машинаны сатканда яки мирас итеп алганда (һ.б.) барыбер техкарта кирәк булачак», - дип искәртте сенатор. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев