Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Футбол формалары булдырылды

Бүген, ягъни 1 октябрь көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов районның футбол Федерациясе (җитәкчесе Рәис Яхин), “Комаровка” футбол командасы вәкилләре (команда капитаны Рафил Хәкимов) һәм тренерлар белән очрашты.

Чара барышында алга таба районда футбол спортының үсеше турында сөйләшенде. Азактан, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов спортчыларыбызга район һәм эшмәкәрләр ярдәме белән булдырылган өч комплект футбол формалары тапшырды. 

Шунысын да хәбәр итәбез, “Комаровка” футбол командасы иртәгә, ягъни 2 октябрь көнне, Казанда икенче лигада тәүге уенын уйнаячак. Сезон дәвамында, ягъни киләсе елның апрель аена кадәр аларга 22 уен уйнарга туры киләчәк. Уңышлар теләп калабыз үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев