«Гаилә» мәчете Рамазан аена багышланган шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра
900
0
Конкурска нәтиҗә 10 май көнне ясалачак.
Казанның «Гаилә» мәчете республика халкын Рамазан ае турында шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра.
«Бәйгене быел беренче тапкыр үткәрәбез. Изге Рамазан аенда: „Нигә Инстаграмда шигырьләр бәйгесе үткәрмәскә икән?“ — дигән сорау туды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдимне хуплады. Бүгенге көнгә Башкортстаннан, Арча, Тәтеш һәм башка районнардан 6 шигырь килеп иреште. Катнашучылар төрле яшьтә», — диде мәчетнең матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева.
Шигырьләр язу бәйгесе 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
«Рамазан — иң саваплы айларның берсе. Рамазан аенда Коръән иңдерелгән. Шуңа да бүләкләребез Коръән белән бәйле. Беренче урынга электрон Коръән-каләм, икенчегә — Коръәнне гарәп, рус һәм башка телләрдә укый торган лампа, өченче урынга гарәп телендә Коръән бүләк итәчәкбез», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бәйгедә катнашыр өчен Рамазан ае турында татар яки рус телендә шигырь язарга, #рамазангаиля хештегы белән шигырьне Инстаграм битенә урнаштырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев