Гражданнарның милек һәм торак иминлеге
Бәйрәмнәрдә күпләр өйләреннән озакка китә. Бу хәл гражданнарның милкенә һәм торакларына карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын тудыра.
Әгәр сез озак сәяхәткә китергә җыенгансыз икән, оялып тормагыз, күршеләрегезгә керегез, аларны сез өйдә булмаган чорда фатирыгызны карап торуларын сорагыз. Яхшы ишек йозагына акча җәлләмәгез.
Сүз уңаеннан,фатир карагын җәлеп иткән беренче нәрсә - евротәрәзәләр. Әгәр алар сезнең бар икән, сезгә аларны саклау турында бигрәк тә җентекләп кайгыртырга кирәк. Сезнең милекне урлауга юл куймас өчен, мөмкин булганча, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына кую өчен полиция участогына мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев