Гөшер сәдакасын җыяр вакыт килеп җитте
708
0
Үзегезнең гөшерләрегезне 26 сентябрь көнне, Теләче "Ихлас" мәчетендә китерә аласыз.
Әссәләмү әлейкүм вә рахмәтулЛаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле кардәшләр! Гөшер сәдакасын җыер вакыты килеп тә җитте.
Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аны елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы.
Үзегезнең гөшерләрегезне 26чы сентябрь, якшәмбе көнне, Теләче "Ихлас" мәчетенә китерә аласыз.
Биргән сәдакаларыбызны Аллаһ Тәгалә кабуллардан кылсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев