Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Иң нәтиҗәле саклану чарасы - вакцина ясату

Бүген, ягъни 7 июнь көнне, район Советының утырышлар залында таҗлы вируска каршы көрәш чараларына багышланган киңәшмә булып үтте.

Оешма-предприятие җитәкчеләре чакырулы булган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды. 

 - Таҗлы вирус бездән беркая да китмәде.  Аннан катгый рәвештә саклану чаралары күрү шарт.  Аның бедәнбер һәм нәтиҗәле юлы - вакцина ясату. Бу һәркайсыбызның һәм якыннарыбызның исәнлеге дигән сүз, - дип белдерде район башлыгы мәсьәләнең  ни дәрәҗәдә җитди икәненә  басым ясап.

Азактан киңәшмәдә  райондагы кешеләрнең сәламәтлегенә кагылышлы вәзгыять һәм аның ни дәрәҗәдә тотрыклы булуы хакында район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев