Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңүчеләр билгеле

28 август көнне Республика көне уңаеннан Теләче ял паркында узган бәйрәм чарасында “Иң матур бакча”, “Көзге нигъмәтләр”дип исемләнгән күргәзмәләр, Теләче районының торгызылуына 30 ел тулуга багышлап үткәрелгән “Минем туган ягым”, “Халык бизәкләре” күргәзмәсе, Туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елына багышлап үткәрелгән һәм “Дуслык күпере” дип исемләнгән күргәзмәләр бәйгеләренең нәтиҗәләре билгеле булды.

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.

“Иң матур бакча” бәйгесендә беренче урынны Раилә Корбанова (Караширмә) яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Равил Насыйбуллин (Иске Җөри) белән Фирдәвес Шакирова (Олы Мишә) лаек булды. “Көзге нигъмәтләр” дип исемләгән күргәзмәләр бәйгесендә Ачы авылы клубына тиңнәр булмады. Бу бәйгедә икенче һәм өченче урыннарны Теләче үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре белән Олы Нырсы авыл җирлеге бүлеште.  Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулуга багышлап үткәрелгән һәм  “Минем туган ягым” дип исемләнгән  күргәзмәләр бәйгесендә - беренче урынга Үзәк авыл җирлеге лаек булды. Әлеге номинациядә икенче һәм өченче урыннарны Теләче туган якны өйрәнү музее белән Олы Мишә авыл җирлеге яулады. “Халык бизәкләре” дип аталган күргәзмәләр бәйгесендә беренче урын балалар Сәнгать мәктәбенә бирелде. Икенче һәм өченче урыннарда Олы Кибәхуҗа белән Олы Мәтәскә авыл җирлекләре. Туган телләр һәм Халыклар  бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән һәм  “Дуслык күпере”  дип исемләнгән күргәзмәләр бәйгесендә җиңүче буларак Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге табылды. Иске Җөри авыл җирлеге - икенче урында.

Җиңүчеләрне бәйрәм чарасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев