Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңелү белмәс Ренас

Ренас Рәмис улы Кәлимуллин республикабызның иң титуллы көрәшчеләренең берсе. Моннан өч ел элек татарча көрәш буенча районыбыз җыелма командасы составында бил алыша һәм “Олимп” яшьләр үзәге директоры вазифасында хезмәт куя башлаган Ренасның бер генә ярышта да оттырганын хәтерләмим. Сөбханалла, күз тимәсен.

Соңгы елларда ул татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге белән Россия чемпионатын - бишәр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүче татарча көрәш бәйгеләрен - ике (өч тапкыр икенче урынны яулады - Ф.Н.), “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче ярышларны - алты, дөнья беренчелеген - өч тапкыр отты. Ә билбау көрәшендә исә аңа Татарстан беренчелегендә - сигез, Россия чемпионатында - ике, дөнья чемпионатында - биш тапкыр пъедесталның иң югары баскычына менәргә насыйп булды. Боларга өстәп, аның Россия беренчелегендә - өч тапкыр икенче урынны яулавын да әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге яуланган үрләр артында күпме хезмәт ятканын һәм күнегүләр үткәргәнен Ренас бер үзе генә беләдер. Шунысы игътибарга лаек, Ренас күпчелек көндәшләрен санаулы секундларда “чистага” аркасына сала. Бик сирәк очракларда гына аңа сөлге бәйләргә, балл җыярга туры килә. Команда вәкиле Рафис абый Мөбәрәкшин Ренасны һәрвакытта яшь көрәшчеләребезгә үрнәк итеп куя. Тәҗрибәле вәкил аның турында: “Ренас кебек матур итеп көрәшергә кирәк. Ул бернинди дәгъваларга да урын калдырмый”, - дияргә ярата.

Сабантуйлары һәм татарча көрәш буенча дөнья беренчелеге якынлашкан бу көннәрдә (соңгысы 26 июнь көнне Саба районының Миңгәр авылында үтәр дип көтелә, анда Ренас та бил алышачак - Ф.Н.) Ренас белән очрашып, кайда туып-үсүе, аның татарча көрәшкә ничек килүе, тренерлары, гаилә хәле һәм бүгенге тормышы турында сөйләшеп алдык. Көрәш сөючеләребезгә аның турындагы мәгълүматлар кызыклы булыр дип ышанып калабыз.

Ренас үзе 1994 елда Менделеевск районының Камай авылында туа. Башлангыч һәм сигезьеллык белемне дә ул әлеге авыл мәктәбендә ала. Урта белемгә Менделеевск шәһәренең 7 нче номерлы мәктәбендә ирешә. Татарча көрәш серләренә исә аны авыл Сабантуйларында мәйдан тоткан көрәшче, ягъни әнисенең әтисе, “Россиянең атказанган механизаторы” Мөхәммәтнур бабасы төшендерә. Ренас авыл мәктәбендә укыган чорда Мөхәммәтнур ага авыл мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара. Менделеевск шәһәрендә урта мәктәптә укый башлагач, татарча көрәш белән Минхәлит Гыйльманов җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Мәрхүм Минхәлит Гәрәй улын күпләр билбау көрәше буенча республиканың баш тренеры буларак хәтерлидер. Бик күп шәкертләр тәрбияләгән остазның урыны оҗмахта, гүре якты булсын. Түбән Кама химия һәм технология институтына (КНИТУның филиалы) укырга кергәч, Ренас татарча көрәш белән “Шинник” спорт комплексында тренер Илнар Гәрәев кул астында шөгыльләнә. Биредә һәм мәктәптә укыган елларда ул Актанышта - республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына, Теләчедә - “Сабантуй” газетасы призына үткәрелгән ярышларда - дүртенче, Мамадышта узган көрәш турнирында - беренче, Алабугада - “Татарстан яшьләре” газетасына үткәрелгән ярышта - икенче урыннарны яулый. Әнә шулай ул яшьтән даими рәвештә көрәш ярышларында катнашып, аларда бер-бер артлы җиңү яулап, зур танылу алып, бүгенге көннәргә килеп җитә.

Соңгы еллардагы уңышлары исә күз алдында, аларын алданрак санап үттек. Исегезгә төшерәбез, Ренас 75, 80 һәм 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыкларында көрәшеп зур танылу алды. Шунысы игътибарга лаек, Ренасның бертуган энесе Рафаэль да яхшы көрәшә. Моны ул республикакүләм ярышларда әледән-әле раслап тора. Мисал өчен, узган ел Рафаэль 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышып, “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган герой-шагыйрь Муса Җәлил призына Биектауда үткәрелгән мәртәбәле ярышта - өченче, Татарстан беренчелегендә - беренче урынны яулады. Быел Минзәләдә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелгән ярышта икенче урынга лаек булды. Ренасның төпчек энесе, авыл мәктәбендә икенче сыйныфта укучы Ислам ирекле көрәш түгәрәгенә йөри икән. Аңа да, абыйлары кебек, көрәш мәйданнарында зур дәрәҗәләргә ирешергә язсын.

Теләче кызларын алдан ук тынычландырып куям. Ренас өйләнгән, хәләл җефете Айсылу белән ике яшьлек кызлары Ариананы үстерәләр. Айсылу тумышы белән Ижау шәһәреннән, кияүгә чыкканчы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева классында белем алган. Айсылу Фәйзрахманованың декрет ялына киткәнче төшереп калдырган берничә клибы татар телеканалларында әле дә ротацияләнә.

Халкыбызның иң олугъ бәйрәме Сабантуйлары башланды. Гомер-гомергә бәйрәм күрке ат ярышлары һәм татарча көрәш булган. Быел да Ренас Рәмис улы аларда лаеклы чыгыш ясар, матур көрәш үрнәкләре күрсәтер, зур Сабантуйларда районыбызны данга күмәр дип ышанып калабыз. Көрәш мәйданнарында гына түгел, тормышта да уңышлар, гаилә бәхете юлдаш булсын сиңа, Ренас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев