"Игелекле эшләр десанты" Теләчедә
Татарстан Республикасының Студентлар отрядлары «Игелекле эшләр десанты» акциясенә старт бирде.
«Игелекле эшләр десанты» акциясе 26 июльдән 28 августка кадәр Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегендә — Балтач, Азнакай, Менделеевск, Теләче, Мамадыш районнарында була, дип яза Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Акциядә сиксәнгә якын студент катнаша. Чарага әлеге муниципаль районнардан, шулай ук бөтен республикадан килгән һәр кеше чыгышларга кушыла ала.
Студент отрядлары вәкилләре булган 10-15 кешедән торган отряд һәр муниципаль районга чыга. Алар, муниципаль район яшьләре вәкилләре белән берлектә, 5-7 көн дәвамында халыкка түләүсез ярдәм күрсәтә.
Ә бүген «Игелекле эшләр десанты» Теләчегә килде. Атна буе алар районның авыл җирлекләренә барып Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга һәм пенсионерларга ярдәм итәчәкләр, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар, авыл яшьләре белән спорт ярышлары, җирле халык өчен концертлар үткәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев