Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җирлек башлыклары кая булган?...

15 март көнне Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары Олы Нырсы һәм Шәтке авылы җирлегендә булды.

Алар биредә уңышлы гына эшләп килүче крестьян фермер хуҗалыкларының эшчәнлекләре белән танышты. Олы Нырсы авыл  җирлегендә  сөтчелек тармагында уңышлы эшләүче  Рөстәм Шакирҗанов, Илназ Зәкиев, Илнур  Хөснетдинов һәм тирә-якка үз эшенең остасы булып танылган сетка үрү Рушан Закиҗановта, Шәтке авыл җирлегендә  үгезләр симертү буенча махсуслашкан Марат Шәйхетдинов, сөтчелек юнәлеше буенча эшләүче Булат Гафуров фермерлык хуҗалыгында булдылар.
Очрашуның максаты жирлектә эшләүче фермерны, эшмәкәрләрне республика, федераль бәйгелэрдә ешрак катнашырга этәрү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев