Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Июнь азагына кадәр Төркия белән авиаэлемтәләр яңартылмый

Россия, COVID-19 инфекциясенә бәйле вазгыятьнең катлаулы булып калуы аркасында, Төркия һәм Танзаниягә самолетлар очуны туктатып торуны озайта.

Бу хакта коронавирус инфекциясенә көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә әйтелә. “Төркия һәм Танзаниядә эпидемиологик хәлләрнең катлаулы булуын исәпкә алып, авиаэлемтәләр буенча гамәлдәге чикләүләрне 2021 елның 21 июненә кадәр озайту турында карар кабул ителде”, – диелә штаб хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез: Россия Төркиягә очышларны 15 апрельдән 1 июньгә кадәр чикләгән иде. Ике ил арасында рейслар саны атнага ике тапкырга гына калдырылды. Очышларны нибары ике авиакомпания – “Аэрофлот” һәм Turkish Airlines компанияләре башкара.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев