Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кадерли, саклый белик!

2016 елның җәендә “Батыр” спорт комплексында Тюлячка елгасын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Дискуссияләр, төрле бәхәсләр форматында узган тәүге җәмәгать тыңлауларына да биш ел вакыт үтеп киткән инде.

Яшерен-батырын түгел, әлеге масштаблы эшкә кыяр-кыймас кына тотынган идек. Күз - курка, кул - эшли дигәндәй, төзүчеләребез бүген төзекләндерү эшләренең икенче этабын алып бара. Хәтерем ялгышмаса, төзү-төзекләндерү эшләренең күпчелек өлеше, ягъни Мамадыш трактында урнашкан күпердән башлап (Казанга китә торган юл) Белов урамына кадәр булган аралык 2016 елда башкарылды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы шартларда ачылды. Чара барышында шулай ук Теләче районының яңадан торгызылуының 25 еллыгы да билгеләп үтелде. Төзү һәм төзекләндерү эшләренең икенче өлеше, ягъни Белов урамыннан Киров урамына кадәрге арада төзү-төзекләндерү эшләре узган ел һәм быел алып барыла. Узган ел теләчелеләр, иң элек, өмә ясап, елга ярын чүп-чардан, кыргый куаклардан арындырды, корыган агачларны кисте.

Тюлячка елгасы ярының ни дәрәҗәдә төзек һәм матур булуы өчен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре җаваплы. Төзү-төзекләндерү эшләрен алып бару хокукын конкурста нәкъ әлеге ширкәт төзүчеләре откан иде. Үзегез дә күреп йөрисездер, узган ел биредә Белов урамыннан Киров урамына кадәр булган ара тимер профильләрдән эшләнгән “сукмак” белән тоташтырылды. Яр буенда эретеп ябыштыру, буяу, җир казу эшләре әле дә бара. Мисал өчен, эретеп ябыштыручылар Исмәгыйль Хәнәфиев белән Айрат Рамазанов, Андрей Николаев һәм Наил Гатауллиннар култыксаларны өстәмә профильләр белән тулыландырса, булачак студенткалар Нәргизә Галәвиева (Караширмә) белән Гөлшат Гайнуллина (Сауш) агач басма такталарын буяу белән мәшгуль иде.

Басма такталар черүгә бирешми торган карагай агачыннан ясалган. Аларны Яшел Үзән, Биектау районыннан агач эшкәртү цехыннан кайтарганнар. Шунысы игътибарга лаек, эретеп ябыштыру эшләрен узган ел да югарыда санап үтелгән эретеп ябыштыручылар башкарган. Бу көннәрдә әлеге участокта баш энергетик Булат Кыямов җитәкчелегендәге өлкән энергетик Евгений Барашов, Алмаз Габдрахманов һәм Эмиль Гайнетдиновлардан торган электриклар бригадасы да хезмәт куя. Эретеп ябыштыручылар корган “сукмак” кайбер урыннарда Тюлячка елгасын аркылы чыгу өчен күпер функциясен дә башкарачак. Төзүчеләр тарафыннан эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә. Участок прорабы Ленар Биктимеров әйтүенчә, алга таба проект нигезендә биредә ял мәйданчыклары төзү, әлеге мәйданчыкларга яктырту фонарьлары, гирляндалар, эскәмияләр кую, яшелләндерү, яр буенда урнашкан бакчаларны һәм корылмаларны күренмәсеннәр өчен биек койма белән каплау, декоратив агачлар һәм чәчәкләр утырту карала. Мөгаен, соңгылары, язгы-көзге өмәләр вакытында, без - теләчелеләр тарафыннан башкарылыр. Болардан тыш, яңа участокта балалар, спорт мәйданчыгы ише күңел ачу урыннары булыр дип тә көтелә. Әлбәттә, паркта Теләченең тарихын, географик атамасын, һөнәрчеләрен һәм күренекле кешеләрен ача торган күрсәтмә әсбаплар да урын алыр дигән ышаныч бар. Ни генә булмасын, төзү-төзекләндерү эшләре барышында һәм аннан соң да төзүчеләр үз алларына елганың табигыйлыгын саклап калу бурычын куя.

Сүз уңаеннан. 31 июль көнне Хөкүмәт йортында узган традицион “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә дәүләт программасы нигезендә төзекләндерелгән парк һәм скверларның бүгенге хәле турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман хисап тотты. Аның әйтүенчә, күпчелек парк һәм скверларның язмышы мактанырлык түгел. Һәр сүзен ул фото-видеоматериаллар белән раслап барды. Чыннан да, моннан берничә ел элек кенә республика бюджеты хисабында төзелгән һәм төзекләндерелгән парк һәм скверларның җимерелеп, тарала баруы бик аяныч, әлбәттә. Күп очракта парк һәм скверларны вандаллар җимерә, вата. Әлегедәй очраклар безнең Тюлячка ярында төзелгән паркта да булмады түгел. Бу уңайдан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та дәшми кала алмады. “Кызганыч, арабызда матурлыкны күрә, тудыра белмәгән адәми затлар бар әле. Тудыра белсәләр, башкалар тудырганны җимерергә куллары күтәрелмәс иде. Парк һәм скверларны мондый ташландык хәлгә төшермәскә кирәк, кичекмәстән төзәтеп куегыз”, - диде ул, аерым район, шәһәр җитәкчеләренә шелтә белдереп. Парк-скверларны кадерли, саклый белик! Алар безнең уртак байлыгыбыз. Кичләрен үзләреннән бер узу ни тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев