Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Каникуллар матур булып истә калсын өчен

Быелның алты аенда республика юлларында балалар белән бәйле 226 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән.

Аларда 10 бала үлгән, 236 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган ел бу саннар күпкә ким булган. 159 һәлакәттә дүрт бала үлә, 179 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар була. Күргәнебезчә, быел һәлакәтләр, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны бермә-бер арткан. Быел балалар катнашында килеп чыккан юлтранспорт һәлакәтләренең икесе безнең районда теркәлде. Ике очракта да машина йөртүчеләр гаепле.

Җәй - бераз укудан туктап, рәхәтләнеп ял итеп, уйнап кала торган чор. Каникуллар матур булып истә калсын өчен, һәр баланың юл йөрү кагыйдәләрен белүе һәм истә тотуы зарур. Иң мөһиме - юлларда сак һәм игътибары булу кирәк. Шул чакта гына җәйге ял борчумәшәкатьләрсез, күңелле узачак. Ләкин кайда гына булмасыннар, алар элементар юл кагыйдәләрен истән чыгармасыннар иде. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә һәм җәяү йөргәндә балалар нинди юл кагыйдәләрен белергә тиеш? Бу хакта без Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны РИШАТ НӘЗИРОВ белән әңгәмә кордык.

- Сезнең тарафтан пассажир балаларны йөртүдә нинди таләпләр куела?

- Яңа кагыйдәләр нигезендә, 7 яшькә кадәр булган балаларны махсус креслода гына утыртып йөрергә ярый. 12 яшь тулганнан соң бала, олылар кебек, куркынычсызлык каешларын эләктерергә бурычлы. Без 12 яшькә кадәр булган баланы махсус креслога утыртып йөрергә киңәш итәбез.

- Гадәттә, балалар юл аркылы алдын-артын карамыйча чыгучан. Кайбер очракларда ишегалдыннан чыгучы машинаны күрмиләр.

- Алай гына да түгел, хәрәкәт көйләнми торган юл чатларын да игътибарсызлык күрсәтәләр, уен белән мавыгып китеп, машина юлына чыгалар, эңгермеңгердә караңгы төстәге машинаны күрмиләр, борылыш фонарьларына, светофор сигналларына әһәмият бирмиләр. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар куелган өс-киеме кию шарт. Якын арага яктыртучы фонарьлар белән җәяүлеләрне 25-30 метрдан гына күрергә мөмкин. Яктылык кайтаргыч элементлар куелган өс-киме белән бу ара 130- 140 метрга кадәр “озыная”, ә ерак арага яктыртучы фонарьлар белән җәяүлеләрне 400 метр ераклыктан ук күреп була. 2015 елның 1 июленнән башлап, караңгы вакытта җәяү йөргәндә өс-киеменә яктылык кайтаргыч элементлар кую мәҗбүри санала. Бу шартлар үтәлмәгән очракта, өлкәннәрне 500 сум күләмендә штраф белән административ җаваплылыкка тарту карала, ә балаларга “Тукта - синең тормышың куркыныч астында!” - дигән карточка бирелә һәм бу хакта бала белем ала торган мәктәпкә хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев