Казанда куркыныч төнге юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшүсмер зыян күргән
Главные новости

Казанда куркыныч төнге юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшүсмер зыян күргән

Шоферларның берсе һәлакәттән соң качкан.

Узган төнлә Казанның Островский урамында Hyundai һәм Mitsubishi җиңел машиналары бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр иткән.

Шаһитларның сүзләренә караганда, автомобильләрнең берсе икенчесенә бәрелгән, шуннан соң ике машина да тротуарга очкан, коймаларны һәм баганаларны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике җиңел машина да яраксыз хәлгә килгән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, авариядә  биш кеше зыян күргән, алар барысы да Mitsubishiдан: машинаның водителе  һәм 17-19 яшьлек дүрт яшүсмер-пассажир. Юл-транспорт һәлакәте булган урыннан аларның барысын да хастаханәгә алып киттеләр.

Hyundai шоферы, шаһитларның сөйләвенчә, һәлакәттән соң, һәлакәт урыныннан качкан. 


Нет комментариев