Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кечкенә авылда – зур концерт

Туган авыл... Туган җир... Күңелгә якын һәм кадерле бу сүзләр. Һәр кешенең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар.

Һәр авылның үз тормышы, үз язмышы. Кайбер авыллар алга таба үсеш формасында яшәсәләр, ә кайберләре акрын гына юкка чыга баралар.

Әле кайчан гына гөрләп эшләгән авыл клубы, балалар саны җитмәү сәбәпле башлангыч мәктәп ябылуга дучар булды, бүгенге көндә бер кибет, фельдшерлык–акушерлык пункты һәм мәчете эшләп калган Олы Саурыш авылында яшәүчеләр саны кими бара.

Авыл яшәсен өчен, ниндидер яңалык булдыру өчен янып яшәүче район мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Мишә авыл җирлегенә кергән Олы Саурыш авылында “Кечкенә авылда – зур концерт” проекты кысаларында авыл халкына концерт куйдылар. Тирән эчтәлекле концерт программасын алып баручы Равил Насыйбуллин ачып җибәрү белән Раис Гайнетдинов, Гөлнур Гыймранова, Нурмөхәмәт Насыйбуллин, Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташовалар үзләренең моңлы тавышлары белән матур җырлар бүләк иттеләр. Ә менә Фоат Садриевның “Сиңа гына әйтәм” әсәрен сәхнәләштергән ахирәтләр – Гөлнур Гыймранова белән Сәрия Гариповалар үзләрен чын театр артисты итеп күрсәттеләр.

“Ак калфак” бию төркеме солистлары Зилә Баева белән Альбина Муллахмәтовалар төрле милләт биюләре биеп тамашачыларны җилкендерсәләр, Рамиль Касимов музыка уен коралларында уйнап шаккатырды. Концертны музыкаль бизәлеш белән алып баручы Аяз Юскаевка үзләренең чиксез зур рәхмәтләрен җиткереп, озак итеп биеп, тиз генә таралышырга ашыкмадылар. Олы Мишә авылыннан килгән күчмә китапханә белән таныштылар, өйләренә укырга китаплар алдылар. Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Замалетдинов Фиргать Билалетдин улының изге, җылы теләкләренә кушылып, авыл халкы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә чиксез зур рәхмәтләрен җиткереп, аларга саулыксәламәтлек теләп, кабат килүләрен көтеп калабыз дип таралыштылар.

Рузалия Газизова, Олы Мишә авыл китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев