Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кечкенәдән техника белән мавыга

Бу көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтенең Иске Җөри авылы янәшәсендә урнашкан терлекчелек комплексында мал торакларын, кардаларны чистарту эше алып барыла.

Дөресен әйткәндә, бу эш җәй уртасыннан ук башкарыла. Терлекләр астындагы черемә - бер дигән ашлама. Киләсе ел уңышына, һичшиксез, тәэсир итми калмаячак. Җәй айларында тракторлар һәм КамАЗ автомашиналары белән черемәне Сауш һәм Үзәк авыллары биләмәләрендәге басуларны ашласалар, хәзер Мамалай белән Иске Җөри арасындагы басуга чыгаралар.

Ширкәт егетләре яңа кайтарылган МТЗ-81,1, МТЗ-1223 маркалы тракторлар белән иң башта басуга чыгарып торалар, икенчеләре үзтөягеч ярдәмендә махсус кайтартылган агрегат белән органик ашламаны басуга тараттыра. Бу эш ике сменада башкарыла, чөнки һава торышы уңай торганда һәр минут та кадерле.

Сменаларның берсендә Рәсим Гарипов тырыш хезмәт куя. Ул һөнәре буенча шофер, бүген яңа кайтарылган МТЗ-1223 маркалы тракторын иярли. Хуҗалыкта нинди эш бар, барысын да җиренә җиткереп башкара. Җәй айларында яңа кайтарылган “Класс” маркалы печән төргәкләгечтә печән дә төргәкләргә өлгерә.

Рәсим Харис улы 1966 елның 16 декабрендә Үзәк бистәсендә дөньяга килә. Кечкенәдән техника белән мавыга. Үзәк урта мәктәбен 1984 елда тәмамлап, шул ук елның көз аенда Казан шәһәрендә ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылган шоферлар курсларында белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, 1985 елда Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. Хәрби бурычын Германиядә үтәп кайта. Армия сафларыннан кайткач, туган авылында Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында шофер булып хезмәт юлын башлый. Яшь егет 15 ел КамАЗ автомашинасында хезмәт куя. 2005 елдан комбайнда эшли. Соңрак “Теләче-Вамин” агрофирмасында ветеринария табибларын йөртә. Ул вакытта агрофирманың бүлекчәләре күп булу сәбәпле, табиблар төркемен әле бер, әле икенче бүлекчәгә йөртергә туры килә. 2018 елдан язмабыз герое тракторда хезмәтен дәвам итә. Сауш авылы кызы Гөлнар белән очрашып йөргәннән соң гомерлеккә кавышалар. Гөлнар ханым Үзәк авыл җирлегендә хезмәт куя, үз эшен намус белән башкара. Республикада узучы хәрби-хисап буенча смотрконкурста Гөлнар апаның хезмәте беренче урынны яулый. Тырыш гаилә ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем бирәләр. Бүген олы кызлары Алиянең үз тормышы. Ә кече кызлары Рания җирлектә, районда узучы мәдәни чараларда җырларга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев