Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кичә хыял, бүген чынбарлык!

Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым. Мәктәптә дә тырышып укыдым, укытучыларга сокланып карадым, аларның барысын да истә калдырырга тырыштым.

Мәктәптә үзидарә көннәре узганда, гадәттә Укытучылар көнендә, мин укытучы ролен шатланып кабул итә идем. Миңа балалар белән аралашырга, аларга яңа белемнәр бирергә бик ошады. Шуңа күрә, 11 сыйныфны тәмамлагач, озак уйламыйча мин, Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга кердем.

Мин авыл җирендә туып-үстем, шуңа күрә озак еллар укыганнан соң авылга эшкә кайту минем өчен зур проблема булмады. Бәхеткә, мине Олы Мишә мәктәбе коллективы бик җылы кабул итте. Хезмәттәшләр бер-берсенә ярдәмчел һәрчак ачык йөзле, тәмле телле. Мәктәп коллективы икенче гаилә буларак эшләгәндә, эшләве дә рәхәт шул. Укыучылар белән дә бер дулкында без. Төрле чаралар, бәйгеләрдә бик теләп, зур активлык белән катнашып барырга тырышабыз.

Авыл укытучысы булып эшләүнең барлык уңай һәм тискәре якларын үлчәгәч, уңай якларны күбрәк табам. Кечкенә генә һәм тату коллектив, укучылар үз укытучыларына зур хөрмәт белән карыйлар, ә бу исә бик шатлыклы күренеш.

Гүзәл Гарипова, Олы Мишә урта мәктәбе

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев