Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кыргый җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабы башланды

Вакцина барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган.

Теләче районы дәүләт ветеринария берләшмәсе табиблары, районның аучылык җәмгыяте хезмәткәрләре белән берлектә, кыргый ерткыч җәнлекләрдә котыру чиренә каршы вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Вакцина барыннан да элек төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган. Республикада вакциналау эше 2021 елның 28 сентябреннән башланды. Әлеге эш һава шартлары коры һәм 4-10 градус тирәсе булганда башкарыла.

Республикада әлеге төр вакциналау елына ике тапкыр яз һәм көз айларында 900 мең доза күләмендә үткәрелә. Котыру авыруына каршы ораль вакциналарны тарату кыргый җәнлекләрнең яшәү тирәлекләрендә урман-аланнарда, җәнлекләрнең өннәре урнашкан урыннарны күзаллап эшләнә.

Тышкы ягыннан вакцина 30 граммга кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-җим. Брикет составына ит фаршы керә, аның эчендә вакцина бар. Вакцина лактация һәм йөклелек чорында булган хайваннар өчен зарарсыз санала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев