Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Кышлату чорына әзерлекләре тикшерелде

Бүген, ягъни 8 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Август - Теләче” ширкәтләренең терлекчелек комплексларында булып, көндәлек эшнең барышы белән танышты.

Әлеге ширкәт җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашында узган очрашуда терлекләрне торакларга кайтару, аларны кичектергесез рәвештә төзекләндереп бетерү, кышлату чорына азык белән тәэмин ителеш мәсьәләләре калку күтәрелде.

Очрашу барышында муниципаль районыбыз  җитәкчеләре җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында 504 баш сыерга испәләнеп төзелеп килүче саву залы төзелеше, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте тарафыннан җәй дәвамында төзелгән һәм Үзәк бистәсе янәшәсенә урнашкан ашлык чистарту һәм китптерү заводының эшләү тәртибе белән кызыксындылар. Ширкәт җитәкчесе Алмаз Хәйруллин әйтүенчә, биредә яңа ел ашлыгының тәүге тонналарын чистартырга һәм киптерергә керешкәннәр.

Болар һәм очрашу барышында яңгыраган фикерләр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев