Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Лаеклы өлеш керткәннәре өчен

28 август көнне Республика көне уңаеннан Теләче ял пакында үткәрелгән бәйрәм чарасында бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды.

Мисал өчен, бу көнне Үзәк авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Гөлсирин Сәгыйть кызы Тимербаева Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә,  күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медаленә, Югары Мәтәскә участок сайлау комиссиясе рәисе Илсур Бакый улы Гайбадуллин, Территориаль сайлау комиссиясе секретаре Айгөл Вакыйф кызы Гыйниятуллина Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча нәтиҗәле, тырыш хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасына ия булдылар. 

Айдар участок сайлау комиссиясе рәисе  Рәйхана Вәлиәхмәт кызы Фәттаховага, Алан участок сайлау комиссиясе секретаре Гөлназ Хөснулла кызы Каюмовага, Күкчә участок сайлау комиссиясе секретаре Илсөяр Фәрит кызы Сәләховага  Россия Федерацияcе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча Гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек һәм аны үткәрүдә ирешкән уңышлары өчен Россия Федерацияcе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде.

Сайлауларны оештыруда ирешкән уңышлары өчен Югары Мәтәскә участок сайлау комиссиясе секретары Фәния Шәйхелислам кызы Хөснуллина Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасының сайлау системасы үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен Шармыш участок комиисиясе рәисе Маланина Гөлназ Мансур кызына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Татарстан Республикасында 2020 нче елның 13 нче сентябрендә узган сайлау компаниясен әзерләү һәм уздырудагы  актив, нәтиҗәле хемәтләре учен Субаш участок сайлау комиссиясе секретаре Иванова Мария Ильинчинага, Кече Кибәхуҗа участок сайлау комиссиясе секретаре Даутова Инесса Вальеревнага  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев