Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Лаешта "Каравон" бәйрәме узды

Күпмилләтле Татарстанда халыкчан бәйрәмнәр шактый. Алар арасында рус мәдәниятенең җыр-йолалы үзенчәлекле гәүдәләнеше булган Каравон даны республикабыз чикләрен узып, Россия күләмендә дә танылган.

Узган ел онлайн-форматта үткәрелгәнгә, күрәсең, халык быел аеруча тансыклаган. 

«Каравон»га быел бөтен Россиядән 150дән артык фольклор коллективы килде. Оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен рус халык уеннары, рус хәрби сәнгатенең традицион төрләре, мастер-класслар, ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары белән күңел ачу программасы әзерләде.  Каравонның хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Әлеге бәйрәмдә Әбдедән "Задоринка" ансамдле (җитәкчесе Нияз Рахматуллин), Ачыдан "Рябинушка" ансамбле (җитәкчесе Лилия Солтанова), район мәдәният йортының "Сударушка" вокал ансамбле (җитәкчесе Әлфия Поташова) катнаштылар. Аларның барсына да дипломнар бирелде.

“Каравон” — тамашачылар өчен рус халкының җырлау сәнгате, милли уеннары, аш-су үзенчәлекләре, көнкүреше, милли киемнәре белән танышу, гомумән, традицион һәм заманча рус мәдәниятен аңлау өчен менә дигән мөмкинлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев