Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Машина йөртүчеләрнең ЮХИДИ штрафын кире кагуга яңа мөмкинлек барлыкка киләчәк

Моңа кадәр моны ЮХИДИ бүлекчәсенә шәхсән барып, яки ведомствога заказ хаты җибәреп эшләргә була иде.

ЮХИДИ штрафларына хәзер дәүләт хезмәтләре Порталы аша шикаять бирергә мөмкин булачак, бу опция 1 сентябрьдән эшли башлаячак, дип хәбәр итә Autonews порталы.
Моңа кадәр моны ЮХИДИ бүлекчәсенә шәхсән барып, яки ведомствога заказ хаты җибәрепэшләргә була иде.
Моннан тыш, автомобиль хуҗалары онлайн-кабул итү ярдәмендә шикаятьне дә рәсмиләштерә ала иде. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый мөрәҗәгатьләрне карарга тиеш түгел иде, шуңа күрә еш кына аларга игътибар итмичә калдыралар.

Хәзер автомобильчеләргә шикаятьне караудан баш тарта алмыйлар, чөнки көз башыннан Административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр үз көченә керә, һәм дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү процедурасы рәсми рәвештә рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев