Майдагы ялларда балалар бакчаларында кизү төркемнәр ачыла
709
0
Балалар бакчаларында кизү төркемнәр 4 майдан 7 майга кадәр эшләүче ата-аналар өчен ачык булачак.
Татарстанда балалар бакчаларында 4 майдан 7 майга кадәр эшләүче ата-аналарның балалары өчен кизү төркемнәр оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Укучылар 1 майдан 10 майга кадәр укымаячак. Бәйрәм көннәрендә эшләүче ата-аналарның балалары өчен балалар бакчаларында кизү төркемнәр оештырыла», - дип сөйләделәр министрлыкта.
Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итте. Шулай итеп, Россия халкының ял вакыты 1 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев