Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәдәният йортлары хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә төрле юнәлештә  грант бәйгеләрендә катнашу, клуб берләшмәләре эше, районның 30 еллыгы уңаеннан  район иҗат фестивалеһәнә әзерләнү һәм җәйге айларда мәдәни чаралар уздыру хакында сөйләшенде.

19  май көнне  Үзәк авылы мәдәният йортында мәдәният бүлеге җитәкчесе Д.С.Иксанов, район мәдәният йорты методисты З.В.Ибраһимова,  авыл мәдәният йорты директорлары һәм авыл клубы мөдирләре катнашында  күчмә утырыш узды. Киңәшмәдә төрле юнәлештә  грант бәйгеләрендә катнашу, клуб берләшмәләре эше, районның 30 еллыгы уңаеннан  район иҗат фестиваленә әзерләнү һәм җәйге айларда мәдәни чаралар уздыру хакында сөйләшенде.

Грант язу буенча  Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Кристина Майсурадзе  үз тәҗрибәсеннән чыгып, бәйгегә әзерләнүнең нечкәлекләрен сөйләде. Очрашуның икенче - практик өлешендә, мәдәният хезмәткәрләре өч командага бүленеп, үз проектларын булдырып,  аны яклап карый алдылар.

Шулай ук, борчыган сораулар, тәкъдимнәр күтәрелде,  сәламәтлек темасы яктыртылып,  COVID-19га каршы прививка  ясатуның  кирәклеге ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев