Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Намаз укымаган кешенең уразасы кабул буламы?

Рамазан ае җитсә, халык сораулар яудыра башлый: намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы, намаз укымаучы кешенең уразасы кабул буламы һәм башкалар.

Иң беренче итеп уразаның һәм намазның бәйләнеше хакында карап үтик.

Ураза Ислам динендә нинди урында тора соң? Ислам дине биш баганага нигезләнгән дип әйтергә була.

Беренчесе иман китерү,

Икенчесе намаз уку,

Өченчесе Рамазан аенда ураза тоту,

Дүртенчесе бай кешеләрнең закят түләве (закят – сәдаканың мәҗбүри төре)

Бишенчесе мөмкинлеге булган кешегә хаҗ кылу.

Моннан күрәбез ураза да, намаз да, ислам нигезләренең берсе, ләкин алар бер-берсе белән бәйләнмәгән. Намаз үзенә аерым, ураза үзенә, закят үзенә аерым һ.б. Шуңа күрә, без әлегә намаз укымаучы кешенең дә ураза тотуы дөрес дип әйтә алабыз. Ләкин кешенең киләчәктә намазга басарга нияте булырга тиеш, чөнки намаз уку һәр мөселманга фарыз (мәҗбүри, тиешле).

Югарыда китерелгәннән аңлашылганча, намаз уку үзенә аерым, ә ураза тоту үзенә аерым фарыз. Димәк, әлегә намаз укымыйсың икән, уразаңны булса да тот, бер гөнаһка кимрәк булыр, бер савапка күбрәк булыр. Мин намаз укымыйм миңа ураза тоту дөрес түгел дип йөрсәң, өстеңдә ике гөнаһ була – намаз укымау һәм ураза тотмау гөнаһы. Ике савапның берсеннән дә мәхрүм каласың.

Мисал өчен, намаз укымасаң ураза тотарга ярыймы дип сораучы кеше, үзенең бакчасында үстергән чәчәкләре хакында – мин чүбен утамыйм инде, су булса да сипсәм ярыймы дип сораган кебегрәк килеп чыга. Билгеле инде ярый гына түгел, ә кирәк. Намаз һәм ураза белән тәрбия кылмасак безнең иманыбыз да бакчадагы караучысыз калган гөлләр кебек шиңеп төшәргә мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев