Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Ничек бар, шулай кабул итегез”

Теләче урта мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, “Татарстан Республикасы мәгарифендә ирешкән уңышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы иясе Нуртдинова Елена Яковлевнаны укучылары, хезмәттәшләре генә түгел, без - райондашлары да, аны гади, юмор хисле булуы, шул ук вакытта үзсүзен турыдан әйтүе өчен хөрмәт итәбез.

Еллар узса да, 29 март көнне үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк Елена Яковлевнаның һич кенә күңел халәте үзгәрми. “Эчемдәге - тышымда!” принцибы белән яшәвен дәвам итә. “Бөтен җирдә дә ничек бар, шундый мин. Һәм шулай кабул итәргә тырышыгыз. Болай да катлаулы тормышны гел катлауландырып яшисем килми”, - диде ул соңгы очрашуыбызда. Шуңа күрә дә ул тормышка күбрәк юмор хисе аша сокланып, яратып карарга тырыша.

Аның Теләче урта мәктәбендә белем бирә башлаганына да чирек гасыр вакыт үтеп киткән. Шул дәвердә хезмәтендә ирешкән уңышлары, һөнәри конкурсларда, грантларда һәм фестивальләрдә откан бүләкләре турында язып, сөйләп бетерерлек түгел. Ә укучыларының Бөтенроссия, республикакүләм фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаган уңышлары һәм бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балл алуга ирешүләре турында әйткән дә юк. Болар артында укучыларының, аларның әти-әниләренең генә түгел, аның да зур хезмәте ята. Бу очракта табигый сәләттән тыш, тирән белем, тырышлык, үҗәтлек (матур мәгънәдә!), алдыңа зур максатлар куеп, һәрдаим үз өстеңдә эшли белү дә сорала. Шөкер, әлеге күркәм сыйфатлар героинямда җитәрлек, хәттин тулып ашкан. Мөгаен, боларга аның үз хезмәтен һәрнәрсәдән, хәтта гаиләсеннән дә өстен куеп, аны чиксез яратып һәм теләп башкару кебек сыйфатларын да өстәргә кирәктер. Бу ДОСААФның район советын җитәкләүче тормыш иптәше Рәис Рөстәм улы белән икесе өчен дә принципиаль таләп. “Ник өйдәгесе кырыгы кырык якка таралып ятмый, безнең өчен беренче чиратта эш булды”, - ди Елена ханым. Һәм үз-үзләрен аямыйча, бирелеп башкарган эш арасында йортхуҗалыкны да торгызырга һәм балалар да үстерергә, аларга тиешле белем дә бирергә кирәк булган. Бүген уллары Руслан үзләре янында яшәп, Теләче урта мәктәбендә балаларга математика, физика һәм геометрия фәннәреннән белем бирсә, кызлары Алсу күрше Балтач районы мәгариф бүлегендә икътисадчы буларак хезмәт куя. Тормыш иптәше Нияз белән ике ул үстерәләр. Алсу читтән торып Казан кооперация институтында белем ала. Тәрбиягә алган уллары Наил исә бүген Саба аграр көллиятендә төзелеш юнәлешендә белем ала. Елена ханым аны тәрбияләүдә белемен, тормыш тәҗрибәсен һәм үзенең ана назын кызганмый. Җиде яшьтән әлеге гаиләгә тәрбиягә алынган Наил биредә хәзер гаилә җылысына тиенгән, киләчәк тормышы өчен таяну ноктасы тапкан. Күңелләрендә бер-берләренә карата туган ышаныч, ярату һәм наз беркайчан да бетмәсен. Узган ел 26 августта Елена Яковлевна белән Рәис Рөстәм улы, “Татарстанның иң яхшы гаиләләре” проекты кысаларында, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефеты Гөлсинә ханым тарафыннан үткәрелгән традицион гаилә бәйрәмендә булып кайттылар.

Елена Яковлевна үзебезнең район кызы, табигатьнең гүзәл почмагында, данлыклы Петровск авылында, үз чорының күренекле җитәкчеләренең берсе Яков дәдәй Державин белән Екатерина түти гаиләсендә туып үскән. Мөгаен, Елена Яковлевнаның күңелендә матур әдәбиятка, җыр сәнгатенә мәхәббәт тә шушы авылның күркәм табигате тәэсирендә тугандыр. Елена ханым коеп куйган укытучы һәм хуҗабикә булудан тыш, бер дигән үзешчән җырчы да, районкүләм спорт чараларында актив катнашучы да әле ул. Рус, керәшен һәм татар халык җырларын бердәй югарылыкта һәм осталыкта башкарып, район күләмендә үткәрелгән сәнгать фестивальләренең күп тапкырлар җиңүчесе булды ул. Аеруча рус романсларын югары кимәлдә башкарган Елена ханымны һич кенә дә атаклы җырчы Людмила Зыкинага тиңләмичә булмый. Бу уңайдан ул: “Җырлап үстем, урманга терәлеп торган авыл баласы ничек җырламыйча түзсен инде. Күбрәк җиләк җыйганда җырлый идем”, - дип искә ала риясыз, бәхетле балачагын.

Хәзер табигатьтә яз тантана итә. Бу чорда һәркайда яңарыш, җанлану башлана. Яз - җылы кояш нурлары, рәхәт җилләре белән күңелләрне иркәли. Шушы гаҗәеп матур чорда дөньяга килгән Елена Яковлевна да күңелендә тупланган матурлыкны, җылылыкны, күркәм холыкны җанлы дәресләре һәм җырлары аша укучылары, хезмәттәшләре һәм якыннары йөрәгенә күчерә. Алга таба да аңа кадер-хөрмәттә һәм яратылып яшәргә язсын. Иң мөһиме - исән-сау, сәламәт булыгыз, Елена Яковлевна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев