Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район хакимиятенең актлар залында районның социаль хезмәткәрләре җыелды.
8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Алар өлкәннәргә, ветераннарга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә һәм катлаулы тормыш хәлендә калган барча райондашларыбызга игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район хакимиятенең актлар залында районның социаль хезмәткәрләре җыелды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Адель Мөбәрәкшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тәбрик итте. Җылы тәбрикләүләрдән соң, бәйрәмнәре уңаеннан, хезмәттә уңышка ирешкән районыбызның социаль хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты һәм район җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев